Яшеллеккә төренгән кала  (12+)       

20 апрель көнне 13 нче санлы китапханәдә яшь чаллылылар  әдәби-экологик сәяхәттә актив катнашты. Балалар Чаллы шәһәренең яшел урамнары һәм истәлекле урыннары, әйләнә-тирә табигать дөньясы буйлап мавыктыргыч сәяхәткә кузгалды, алар шәһәрнең нәзберек матурлыгын гамәлдә ничек сакларга кирәклеген белде.
Шулай ук туган шәһәребезнең матурлыгы, безне әйләндереп алган агачлар һәм үсемлекләр турында сүз барды. Янәшәбездәге табигатьне саклауга безнең өлешебез турында сөйләнде. Балалар «Иң-иңнәр» викторинасында катнашты, табышмаклар чиште. 
Шуннан соң мәктәп укучылары әйләнә-тирә мохитне саклау өчен үзләре башкарган билгеле бер гамәлләрен мисал итеп китерде, «Киләчәкнең яшел шәһәрен төзе», «Безнең шәһәрдә нинди агачлар үсә», «Бөҗәкләр янәшәдә яши» кебек биремнәр башкарды, шәһәребез турында Чаллы шагыйрьләренең шигырьләрен укыды, безне әйләндереп алган табигатьнең матурлыгы турында китаплар белән танышты. 

Поделиться: